Кайбычта мәдәният хезмәткәрләре өчен сәхнә сәнгате буенча мастер-класс узды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

2019 елның 17 декабрендә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре өчен «иҗат остаханәсе» дип исемләнгән сәхнә сәнгате буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер-классны Адегия Республикасының атказанган артисты (Автор - һәм Cover - этник һәм эстрада җырларын башкаручы),Россия Язучылар берлеге әгъзасы, б.Киров исемендәге «Алтын-мәйдан» мәдәни-агарту проектының креатив директоры Адам Ачмиз үткәрде. Бу очрашуда шулай ук халыкара журналистлар федерациясе әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Гамира Гаделшина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чуашстан Республикасының Комсомол районы Комсомол балалар сәнгать мәктәбе директоры Фәрит Гыйбатдинов та катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International