Бүген Олы Кайбычта Октябрь урамы буенча күп фатирлы йортны ачу тантанасы булды. Йорт " торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында»2007 елның 18 декабрендәге 732 номерлы ТР Министрлар Кабинеты Карары нигезендә республика бюджеты акчасына төзелде.
Ачылышта муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, «Халык йорты» җитештерү төзелеш компаниясенең генераль директоры Рәшит Мөхәммәтшин, Буа шәһәрендәге Дәүләт торак фонды вәкиллеге җитәкчесе Алмаз Шәрипов һәм район халкы катнашты.