Бүген Олы Кайбычта Социалистик Хезмәт Геройларына бюстлар ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаутдинов, социология фәннәре докторы, КФУның беренче проректоры Рияз Минзарипов, Социалистик Хезмәт Герое Сергееваның туганнан туган энесе Ирина Салаватова, авыл җирлекләре башлыклары, яшь армиячеләр, оешма һәм учреждение җитәкчеләре катнашты.