Якташлык җәмгыятендә яңа җитәкче

2012 елның 7 ноябре, чәршәмбе
6 ноябрьдә район Советының утырышлар залында “Кайбыч” якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышы булды.

Утырышны алып барган район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин кунакларны соңгы вакытта районыбызда барган үзгәрешләр, төзелешләр, авыл хуҗалыгында башкарылган эшләр, алдагы елларга планнары белән таныштырды.

“Кайбыч” якташлык җәмгыятенең чираттагы утырышында күтәрелгән төп мәсьәлә -- җәмгыятьнең яңа президентын сайлау. Озак еллар бу вазифаны башкарган Рафыйк Гарәфетдиновны үз үтенече белән азат итеп, аның урынына яшь, перспективалы якташыбыз, “Бәрмәнчек” дәүләт керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Артур Поляков сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International