7 декабрь көнне "Батыр" спорткомплексында Ватан Геройлары көненә багышланган 14 яшькә кадәргеләр арасында каратэ буенча ярышлар узды. Ярышларда Кайбыч, Апас, Буа районнары һәм Түбән Кама шәһәре спортчылары катнашты.
Турнирда катнашучыларның яшь булуына карамастан, барлык көрәшләр дә катгый һәм компромисссыз көрәштә узды. Безнең район спортчылары югары спорт һәм техник дәрәҗә күрсәттеләр һәм призлы урыннар яуладылар.