Киләчәгебез татулыкка бәйле

2012 елның 6 ноябре, сишәмбе
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул уңайдан «Бердәм Россия» партиясенең Кайбычтагы сәяси Советы секретаре Альберт Рәхмәтуллин район халкына котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Анда мондый юллар бар:

“Кадерле кайбычлылар! Сезне чын күңелдән Халыклар бердәмлеге көне белән тәбрик итәм! Бу көн, илебез тарихына хөр­мәт һәм аның данлыклы традицияләрен дәвам итү кө­не буларак, Россиядә 2005 елдан билгеләп үте­лә. 4 ноябрь – унҗиденче гасыр башларында  төрле милләт вәкилләренең бер­гәләшеп Мәскәүне илбасарлардан азат итүе кө­не һәм ул Ватанга куркыныч янаган очракта халыклар арасындагы бердәмлекнең көчен чагылдыра. Әлеге истәлекле көннәрдән соң узган гасырлар тарихка зур сынаулар белән кереп калды. Өченче меңъеллыкта яшәүчеләр өчен ул вакыйгалар – ерак хатирә. Әмма без шуны беләбез: күпмилләтле Россия халкының иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебезгә тарих сынауларын җиңеп чыгарга ярдәм итте.

Кайбыч районы – илебез территориясендә тугандаш халыкларның үзара ышанычына һәм хөрмә­тенә нигезләнгән милли бердәмлек үрнәге булган төбәк. Кайбычлылар буыннан-буынга күчеп кил­гән тарихи хәтернең кадерен беләләр, балаларга һәм оныкларга туган җир­не ярату, гражданлык теләктәшлеге һәм башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булу кебек мәңгелек кыйммәт­ләр­не тапшыралар. Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен һәркем җа­ваплы. Районыбыз хал­кы үзенең хезмәт сөючәнлеге, һөнәри осталыгы һәм тырышлыгы белән күп­милләтле Россиянең үсе­ше­нә лаеклы өлеш кертә.

Кадерле кайбычлылар! Сезгә тормыш сөючәнлек, үз көчегезгә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм муллык телим! Бәйрәм белән!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International