
6-7 декабрьдә Яшел Үзәндә ТР гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабы узды. Ярышларда Татарстанның 8 районыннан егетләрдә торган һәм кызларлардан торган сигезешәр команда катнашты.
Безнең районнан ярышларда Олы Кайбыч мәктәбеннән егетләр һәм Федоровское мәктәбеннән кызлар командасы катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Федоровское урта мәктәбе командасы (тренеры Юрий Григорьев) 2 урынны яулады. Без аларны котлыйбыз!