Бүген Россия Кораллы Көчләре сафларына Кече Мәмедән Станислав Ворожейкинны озаттылар.
Туганнары, дуслары, җәмәгатьчелек вәкилләре аңа уңышлы хезмәт итүләрен теләделәр. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән Станиславка котлау сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров мөрәҗәгать итте. Ул егеткә хәерле юл, лаеклы хезмәт итүләрен, өйләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде, шулай ук аның гаиләсенә истәлекле бүләк тапшырды.