Багай һәм Бәрлебашта биотермик чокырлар ачылды

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

     Экологик куркынычсызлык максатыннан безнең районда ел саен ике биотермик чокыр төзелә. Аларны бүген Багай һәм Бәрлебашта файдалануга тапшырдылар. Булган чокырлар тутырылу сәбәпле, яңаларын төзү йөкләнде. Бу эшне шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров җитәкчелегендәге төзелеш бригадасы башкарды.

      Беотермик чокырларны ачуда муниципаль район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Кайбыч ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Зиядиев, шәхси эшмәкәр Фәрит Зиннуров, Багай һәм Ябалак авыл җирлекләре башлыклары Рушания Кузнецова һәм Мөслимә Гыйззәтуллина катнаштылар.

     - Ике торак пунктта да төзелеш эшләре сыйфатлы башкарылган, биотермик чокырлар ветеринария таләпләренә туры килә. Аларны төзүгә дәүләт программасы буенча республика бюджетыннан акча бүлеп бирелә. Беккер чокырлары районның экологик куркынычсызлыгы, халык сәламәтлеге өчен кирәк, - диде Альберт Илгизәрович, башкарылган эшләрнең сыйфатын югары бәяләп.
       Биотермик чокырлар төзү программасы 2013 елда эшли башлады. Шушы еллар эчендә районда шундый 13 объект төзелде.
       Фоторепортаж http://kaybici.tatarstan.ru/rus/yubilyari.htm/photoreport/5981567.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International