Эмиль Шәйхетдинов - ике конкурсның III дәрәҗә лауреаты

2019 елның 10 декабре, сишәмбе

     Ноябрь - көзне төгәлләүче ай. Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе укытучылары өчен ул уңышлы булды.

     Шулай итеп, 1 ноябрьдә Казан шәһәренең 2 нче балалар музыка мәктәбе базасында балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының "МАЭСТРО" VI Ачык Республика конкурс-фестивале узды. Анда Кайбыч районыннан "Кайбыч балалар сәнгать мәктәбе" директоры Эмиль Шәйхетдинов катнашты. Ул «музыкаль сәнгать» юнәлешендә «вокал башкару» номинациясендә чыгыш ясады, төрле характерлы ике җыр башкарды һәм III дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.  Моннан тыш Эмиль Сергеевич 22 ноябрьдә Казан дәүләт мәдәният институты базасында «Яңа буын талантлары» Бөтенроссия музыка сәнгате фестивалендә катнашты һәм шулай  III дәрәҗә лауреат дипломанты булды. Без аны котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International