7 декабрь көнне Олы Кайбыч авылында "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар узды, анда 14 командадан 84 уенчы катнашты. Гомумкоманда зачетында Борындык төп мәктәбе укучылары җиңү яулады, икенче урында - Олы Кайбыч, өченче урында Бәрлебаш һәм Колаңгы төп мәктәпләре командалары.