Мәдәният йорты яңара

2012 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе
Авылларда мәдәният йортлары, клублар төзү, ремонтлау буенча республика программасы кабул ителү мәдәният тормышын тагын да җанландырырга мөмкинлек бирер. 

Хәзерге вакытта Мөрәле, Чүти авылларында мәдә­ният йортларында капиталь ремонт башланды. Мөрәледә мәдәният йортына ремонт инде күптән кирәк булган. Өч-дүрт  ел элек түбәсен калай бе­лән япканнар ябуын. Әм­ма 1972 елда төзелгән би­наның идәннәре, ишек­ләре, тәрәзәләре нык искергән. Ремонтка акча республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Апас районының “Алтаир-1” тө­зелеш оешмасының Фәнил Минаҗетдинов җи­тәкчелегендәге ремонт бригадасы биредә бер атна элек эш башлаган. Алар тәрәзәләрне пластикка алыштырган, тамашачылар залына яңа идән җәя башлаган. Эчке яктан стеналарны, тү­шәм­не гипслы картон белән тышлаячаклар, электр челтәрен алыштыралар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фир­дүс Әхмәтов әйтүенчә, биредә тамашачылар залын бүлеп алып, Мөрәле авыл җирлеге, фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные өчен бүлмәләр булдырылачак. Тамашачылар залында запас чы­гу ишеге ачыла. Бинаның уң ягыннан фельдшер-акушерлык пункты һәм полициянең участок уполномоченные бүл­мә­сенә керү өчен ишек куялар. Фельдшер-акушерлык пунктына санузеллар да эшләнергә ти­еш. Эш күләме зур, шулай да, Фирдүс Шәрипович әйтүенчә, ремонт декабрь урталарында төгәл­ләнергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International