“ВКС” җаваплылыгы чикле җәмгыяте Таулы һәм Яшел урамнарына суүткәргеч салуны августта башлап җибәргән. Ике урамга барлыгы 2 чакрым 890 метр озынлыкта суүткәргеч салынган, яңа скважина бораулаганнар. Бу ике урамда эш башнясыз система буенча алып барыла, ягъни су белән тәэмин итүне компьютер контрольдә тота. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов ышандырганча, хәзер авылның әлеге өч урамында су белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмаска тиеш.