15-30 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «бозда һәм суда сак булырмын» рәсем һәм видеороликлар конкурсы үткәрелде. Конкурс Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре гомуми белем бирү оешмаларының 1-11 нче сыйныф укучылары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр арасында үткәрелде.
Республика этабы нәтиҗәләре буенча безнең районнан «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге, «табигать дуслары» берләшмәсеннән Алсу Тимуршина җиңүче булды.
29 ноябрьдә җиңүчене җитәкче белән Казан шәһәренә Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенә тантаналы чарага чакырдылар, анда җиңүче дипломы һәм Кубогы белән бүләкләделәр. Без аларны котлыйбыз!
