Бүген Афанасьевка авылында яшәүче Муклукова Светлана Николаевна үзенең юбилеен билгеләп үтте, ул 15 елдан артык "Миләшкәй "Кайбыч балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә эшли. Район башлыгы исеменнән юбилярны район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Сафин котлады. Алар Светлана Николаевнага Рәхмәт хаты тапшырдылар, аңа нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләделәр.