2019 елның 4 декабрендә Кайбыч районы урта мәктәпләренең 95 укучысы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак. Йомгаклау иншасы урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы барлык гомуми белем бирү оешмаларында узачак.
Моның өчен укучыларга 4 сәгатькә якын, ягъни 235 минут вакыт бирелә. Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга - 1,5 сәгатькә күбрәк. Укучы үзе белән кара төстәге гельле каләм, шәхесне раслаучы документ, кирәк булган очракта - дару һәм ризык алып керә ала. Орфографик сүзлекләрне мәктәп комиссиясе әгъзалары бирәчәк.
Йомгаклау иншасы 10.00 сәгатьтә башлана.