Бүген район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин гражданнарны кабул итте. Район башлыгына мөрәҗәгатьләр, нигездә, җир һәм торак характерына, шулай ук матди ярдәмгә кагылышлы иде. Кабул итүгә 11 кеше язылды. Аларның барысына да аңлату җаваплар бирелде.