29 ноябрь көнне Казан шәһәрендә #МолодаяГвардияРТ «Кырым күпере»патриотик форумы үткәрде. «Кырым күпере» патриотик форумы — ул дискуссион мәйданчык, ул Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы яшьләре арасында уртак проектларны алга таба да гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Форум республикалар арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтүгә юнәлдерелгән.
Шул ук көнне Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясенең җирле бүлекчәләре җитәкчеләренең йомгаклау киңәшмәсе дә булды.
Җирле бүлекчәләр 2019 елда нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр, шул исәптән Кайбыч җирле бүлеге дә бүләкләнде.