2 декабрьдән Олы Подберезье авылында Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенең мобиль күчмә сырхауханәсе үз эшен башлады. Диагностика комплексы составында югары технологияле үзәкләрдән табиб-белгечләр эшли.
Бүгенге көндә белгечләр Олы һәм Кече Подберезье, Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит, Плетени һәм Каргалы авылларыннан булган барлыгы 74 кешене тикшергән. Алар арасыннан 25әр кеше кардиолог һәм окулистка, 24 кеше неврологка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта район үзәк хастаханәсе хәбәр итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, күчмә поликлиника 6 декабрьгә кадәр эшләячәк.