Дуслык белән көчле без

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
Православ һәм мөселман яшьләренең беренче форумы 24 октябрьдә  җәмәгатьчелек вәкилләре катнашында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды.

Әлеге форум яшьләрне рухи-әхлакый яктан тәр­бия­ләү, җәмгыятьтә изгелек, шәфкатьлелек, үза­ра хөрмәт кебек идеалларны булдыру, хезмәттәшлекне ныгытуда социаль ролне күтәрүгә багышланган иде. Район күләмендә беренче тапкыр уздырылган чараны оештыручы – Турминский авылындагы Изге Троицкий чиркәве псаломчысы, яшьләр, социаль, миссионерлык буенча хезмәт итү бүлеге җитәкчесе Надежда Ермолаева бүлек эшчәнлеге, Кайбыч муниципаль районында яшәүче төрле милләттәге яшьләрне берләштерүгә юнәл­дерелгән проектларны тормышка ашыру буенча алып барылган эшләре турында презентация дә әзерләгән. Форумга Казан епархиясеннән яшьләр белән эшләү бү­леге җитәкчесе Александр Хохлов та килгән иде. Очрашуны Кайбыч муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев алып барды. Анда Хуҗа Хәсән, Зур Подберезье урта гомумбелем бирү мәктәпләре укучылары, 135 нче һө­нәр училищесы курсантлары да катнашты. Укучылар район мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин, Тур­минский авылындагы Изге Троицкий  чиркәве протоиерие Николай Ермолаевның төрле конфессия вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру турындагы чыгышларын игътибар белән тыңлады. Надежда Анакай  якшәмбе мәктәп­лә­рендә, мәгариф учреждениеләре педагоглары, халыкка социаль хезмәт күр­сәтү үзәге хезмәткәрләре белән берлектә уздырылган чараларның гаилә кыйммәтләрен сакларга өйрәтүе, конфессиональ һәм милләтара  диалогны ныгытуга зур өлеш кертүе, яшьләрне хәйрия эшчәнлегенә тартуы турында сөйләде. Балалар һәм ата-аналар катнашында узучы дини бәйрәмнәр араларны тагын да якынайта, христианлык кыйммәтләренең асылын тирәнрәк аң­ларга ярдәм итә. Казан епархиясенең бүлек җитәкчесе дә үз чыгышында ярату, җаваплылык, начар гадәтләргә каршы торырга өйрәнү, актив тормыш позициясе булдыру, ихтыяр көче тәрбияләү кебек хис­ләргә тукталды. Бу сыйфатлар тормышыбызда аеруча әһәмиятле. Александр Хохлов фикеренчә, 21 нче гасыр яшь­ләре үз гамәлләре өчен җавап бирә белергә һәм әби-бабаларының гореф-гадәтләрен  хөр­­мәт итәргә, аларны яңартырга тиешләр. Ислам дине дә, христиан ди­не дә тынычлыкны, бер­дәмлекне сөя, Алла­һы Тәгалә алдында барыбыз да тигез, дуслыкның чикләре юк, үзара татулык могҗизалар булдырырга сәләтле, барыбызда да иртәгәге көнгә ышаныч тудыра.  Мөселман һәм православ яшьләренең беренче форумы- дуслыкны тагын да ныгытуга юнәлдерелгән чираттагы адым ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International