Корбан бәйрәме үтте

2012 елның 27 октябре, шимбә
25 октябрьдә районның барлык татар авылларында, шул исәптән Олы Кайбыч авылы мәчетендә дә Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин мөселман кардәшләрен Корбан бәйрәме белән котлап, бәйрәм вәгазе сөйләде, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Илдус хәзрәт Фәизовның бәйрәм котлауларын җиткерде, шулай ук ислам диненең биш нигезен искәртеп үтте, корбан чалуның килеп чыгышы, тәртибе белән таныштырды. Дамир хәзрәт мәчеткә, гает намазына җыелган халыкка Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җибәргән вәгазьне җиткергәннән соң, бәйрәм намазы укылды. Аннан соң, мөселман кардәшләребезне мәчеткә шушы көннәрдә балалар, хатын- кызлар, ир- атлар өчен оештырылучы дин сабакларына чакырды. Ул оештыру дәресе 2 ноябрьдә кичке сәгать 6 да булачагын да әйтте. Корбан, гает намазы укылганнан соң, беренче, икенче яки өченче көнне чалына.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International