Аделия Садыйкова - республика мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясендә җиңүче

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

     22 ноябрьдә Алексеевск районының Биләр авылында мәктәп укучыларының "Борынгы Биләрдә яшьлек" Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Татарстанның күп кенә районнары һәм шәһәрләреннән Биләргә килгән көндезге турда катнашучыларның барысы да тематик секцияләргә бүленгән иде. Егетләр һәм кызлар туган якны өйрәнү, халык кәсепчелеге, чит телләрне һәм туган телләрне өйрәнү өлкәсендә үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр, табигый фәннәрдәге белемнәре белән уртаклаштылар.
     Безнең районнан "ЦВР ЭКО "муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясенең кызыклы идеяләр студиясендә тәрбияләнүче Аделия Садыйкова "Математика һәм информатика" секциясендә җиңүче булды. Ул I дәрәҗә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Без аны котлыйбыз!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International