Республикада кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү, ярдәм итү вакәләтләре бу агентлыктан алынды. Агымдагы елның 11 октябрендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү өлкәләрен дәүләт тарафыннан җайга салу функцияләрен ТР Икътисад министрлыгына тапшыру турындагы Указга кул куйды. ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов белдергәнчә, бу адым республикада эшмәкәрләргә ярдәм чараларының кимүенә китермәячәк. Быел бу максатларга федераль һәм республика казналарыннан 1 миллиард сумнан артык ярдәм каралган.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Илдус Гайнуллин әйтүенчә, соңгы елларда Инвестицион үсеш агентлыгы аша районыбыз эшмәкәрләре арасында да, “Лизинг-грант” программасы буенча акча алып, үз эшләрен башлап җибәрүчеләр шактый булды. Кошманнан Сәвия Садриева шушы программа аша сөтне пакетларга тутыру линиясе булдыру өчен матди ярдәм алган, Рәмис Хәйретдинов теплица төзегән. Федоровскоедан Фәргать Әхмәтшин инкубатор төзеп, үз бизнесын булдырган. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте дә саллы гына ярдәм алуга ирешкән. Әлеге программаның икенче турында Кече Кайбычтан Гөлшат Зәкиева да катнашкан, ул да эшмәкәрлекне үстерүгә ярдәм алачак. Алар балык үрчетү белән шөгыльләнергә җыена. “Лизинг-грант”ның өченче туры 7 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Үз бәхетен сынап карарга теләүчеләр район башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итә ала.
Урта һәм кече эшмәкәрлек буенча сораулары булганнар өчен министрлыкта финанс-хокукый консультацияләр бүлеге дә эшли. Моның өчен биредә кайнар телефон линиясе дә булдырылган (524-90-90).