Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында Корбан бәйрәме туры килгән 2012 елның 25 октябре эш көне булмаган бәйрәм көне булып исәпләнә.
Бу көнне республиканың барлык мәчетләрендә дә иртәнге намаз 6.30 минутта укыла, гает вәгазе 7.15 минутта башлана, гает намазы – 8.00 сәгатьтә. Телевидениедән турыдан-туры трансляция Ак мәчеттән (Спасс районы, Болгар шәһәре) “Татарстан-Яңа гасыр” аша 9.00 сәгатьтә башлана.