Балаларның «Ышаныч» телефоны

2012 елның 19 октябре, җомга
2010 елда Росиядә балалар һәм яшүсмерләр бердәм гомумроссия ышаныч телефоны эшли башлады.

Балигъ булмаган балалар үзләрен борчыган сорауларны 8-800-2000-122 телефоны аша җиткерә алалар. Мәгълүм булганча, яшүсмерләр кайчакта ата-аналары, яшьтәшләре, классташлары, укытучылары, якыннары белән аңлашу тапмый. Проблемаң белән ялгызың гына калмас өчен серләреңне уртаклашырдый якын кешең булмаса, ышаныч телефонына шалтырат. Психологлар сиңа төпле киңәшләрен бирер­ләр. Сорауларыңны райондагы белгечләргә дә юлларга да була: район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе – 2-12-46, “Өмет” халыкка социаль яр­дәм күрсәтү үзәге психологы – 2-14-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International