Көзге ярминкәгә чакырабыз!

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
Халыкара өлкәннәр көне алдыннан – 30 сентябрьдә район үзәгендә зур ярминкә үткәрелә.

Әлеге ярминкәдә районның барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре, мәктәпләр халыкка үзләрендә җитештерелгән товарлар тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә якшәмбе базары янындагы (балалар һәм сәнгать мәктәбе) мәйданда мәктәп укучыларының “Уңыш” бәйрәме дә узачак. Алар халыкка мәктәп бакчасында үстерелгән яшелчәләр тәкъдим итәчәк, концерт та куя­чак. Ә район электр элемтәсе узелы каршындагы стоянкада агрофирмалар, хуҗалыклар, авыл җирлекләре сәүдә итәчәк. Ярминкәдә теләүчеләр шәхси хуҗалыкларыда җитештерелгән товарларны да сата ала. Барыгызны да көзге ярминкәгә көтеп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International