Йөгерү буенча ярыш, гадәттәгечә, мәктәп укучылары арасында башланып китте. Аннан соң стартка оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре, пенсионерлар басты. Җитәкчеләр арасында, ягъни VIPлар, ярыш аерым үткәрелде. Алар арасыннан беренче урынны Олы Кайбыч мәктәбе директоры Алия Биккулова, ә ир-егетләрдән Саклык банкының Кайбычтагы өстәмә офисы җитәкчесе Юрий Канашов яулады. Милләтләр кроссында җиңүчеләргә район яшьләр сәясәте, спорт һәм физкультура бүлеге начальнигы Юрий Михайлов Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.