Клуб тиздән өлгерәчәк

2012 елның 20 сентябре, пәнҗешәмбе
Бу атнаның сишәмбесендә район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Мәлки авылында төзелүче клубта киңәшмә үткәрде.

Район Советы һәм башкарма комитет хезмәткәрләре, төзүчеләр катнашында узган киңәшмәдә сүз социаль яктан әһә­миятле булган әлеге объектны 1 октябрьгә өлгертү хакында барды. Авыл клубларын яңарту буенча республика программасы нигезендә төзелүче әлеге клубта мәдәни чаралар да узачак, спорт белән дә шөгыльләнергә мөмкин булачак. Клуб төзелешен узган атнада “Татарстан-Яңа гасыр” телевидениесе аша да күрсәт­теләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International