5 сентябрьдә территориаль сайлау комиссиясе әгъзалары Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булдылар. Алар интернатта яшәүчеләрне һәм хезмәткәрләрне комиссия составы белән таныштырдылар, районның территориаль һәм участок комиссияләре эше, алда торган алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлар сайлау турында сөйләделәр. Шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарның сайлау хокукларын тәэмин итү турында сөйләделәр, сайлаучыларның сорауларына җавап бирделәр. Әңгәмә чәй табыны артында кунаклар алып килгән күчтәнәчләр белән дәвам итте. Интернатта яшәүчеләр үз чиратында тормышлары турында сөйләделәр һәм кунакларга бик шат булдылар.