Авыл язмышын балалар билгели

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы сәясәтендәге төп юнәлешләр билгеләнде. Юллама узган атнаның пәнҗешәмбесендә яңгырады һәм ул радио-телевидение аша турыдан-туры трансляцияләнде.

Президент чыгышын бү­ген барган икътисади һәм сәяси үзгәрешләр шартларында икътисадны ныгыту һәм халыкның тормыш хәлен яхшырту безнең өчен аеруча зур әһә­мият ала, дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Юлламада республиканың уңышы һәрвакыт икъ­тисади күрсәткечләр белән генә түгел, социаль үсешнең югары дәрәҗә­се, иҗтимагый-сәяси тотрыклылык белән дә бәя­лә­неп килүе турындагы фикер кызыл җеп булып ятты. Анда эшчәнлекнең барлык өлкәләре дә телгә алынды. Производствода алдынгы технологияләрне җәлеп итү, модернизация, тышкы базарда позицияне ныгытуга, сәламәтлек саклау системасы, мәгариф, мәдә­ниятне, спортны үстерүгә, экологияне саклауга өс­тен­лек бирелә. Шулай ук яшьләрне иҗади юлга юнәлтү, милләтләр дуслыгы, төрле этник төркем­нәр һәм дин тотучылар вәкилләренең үзара рухи хезмәттәшлеге, республикада тынычлык һәм татулыкны, гореф-гадәтләр, телебезне саклау темасы да киң яктыртылды.

– Авылга һәм анда яшәүчеләргә ярдәм республиканың иң өстен бурычларыннан булды һәм булачак. Торак, юллар, авыл клублары, башлангыч бу­ын медицина учрежде­ние­ләре төзү буенча республика программаларын, шу­лай ук “Чиста су” һәм башка программаларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк, – диде Президент Рөстәм Миңнеханов, авыл хуҗалыгын үстерү юнәлешләре турында сөйләп.

Авыл халкының активлыгын арттыру, шәхси яр­дәм­че хуҗалыкларны үс­те­рү, фермерларга ярдәм итү буенча республикада алып барылучы сәясәт Кайбычта да уңышлы тормышка ашырыла. Пре­­зидент әйтеп узганча, нә­тиҗәле дәүләт – кешегә һәм җәмгыятькә хезмәт итүче дәүләт ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International