Президентның еллык юлламасы

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Казанда Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады.

Әлеге чара ТР Дәүләт Советының 31 нче утырышы кысаларында узды. Юлламада республиканың тышкы һәм эчке хәле, социаль-икътисади үсешенә җентекле анализ ясалды, Татарстанны нәтиҗәле үстерү өчен максат һәм бурычлар куелды. Киләчәктә дә эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләре итеп мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен модернизацияләү, икътисадның инновацион үсеш юлын дәвам иттерү, авыл җирендә эшмәкәрлекне үстерү һәм башка юнәлешләр билгеләнде. Утырышка барлыгы 667 кеше чакырылган. Алар арасында Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров, “Гөбенә” агрофирмасы директоры Юрий Осипов, Ульянково авыл җирлеге башлыгы Фәридә Сундурова да бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International