17 август көнне Ульянково авылында "Авыл көне" бәйрәме узды. Җыелган халык авылның тарихын һәм үзенең якташларын искә төшерде. Үзешчән халык артистларның концерт чыгышлары барысыныңда күңелен күтәрде. Бу көнне үзләренең матур җырлары белән халыкны "Рябинушка" ансамбле, авыл җирлеге эшчәннәре һәм шулай ук Яшел Үзән районыннан "Гармония" ансамбле шатландырды.
Барлык халыкны бәйрәм белән котларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да килгән иде бу көнне. Үзенең чыгышында ул барысын да бәйрәм белән котлады, авыл халкына үзләренең туган авыллары өчен янып торган өчен рәхмәтен белдерде.
Бәйрәмдә сәүдә палаткалары эшләде. Бала-чагалар бу көнне татлы мамык, ә зурлар шашлык ашый алдылар. Шулай ук мәдәният йорты янында "Ульянковская травница" дигән күргәзмә эшләде.