Яшь гвардиячеләр активлаша

2012 елның 7 сентябре, җомга
“Бердәм Россиянең яшь гвардиясе” иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәләренең  эшчәнлеген активлаштыру һәм нәтиҗәлелеген арттыру максатында 4 сентябрьдә Казанда җирле бүлекчәләр штабларының җитәкчеләре киңәшмәгә җыелды. Анда Кайбыч җирле бүлегенең штаб җитәкчесе Лилия Мотыйгуллина да катнашты.

Партиянең Татарстандагы төбәкара башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков штабның координаторы Равил Сираҗиев белән таныштырды. Ул җирле штабларның эшчәнлеген контрольдә тотачак, хисап-сайлау җыелышларын оештыру һәм үткәрүдә ярдәм күр­сәтәчәк. Очрашуда яшь гвар­дия­челәр якын киләчәккә эш планы турында сөй­ләште һәм бурычлар билгеләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International