4 сентябрьдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов Кайбыч хезмәтчәннәренең эшчәнлеге белән танышты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров белән берлектә ул “Алтын кырлар” җәмгыятенең шикәр чөгендере басуында эш барышы белән танышты. Жәмгыять директоры Рамил Каюмов әйтеп узганча, биредә татлы чимал җитештерүнең табышлы һәм отышлы икәнлеген аңлап эшлиләр. Шуңа быел да чөгендерне 1257 гектар мәйданда үстергәннәр. Хәзерге вакытта 809 гектарында эш башкарганнар инде. Шикәр чөгендеренең уңышы сөенерлек: һәр гектардан уртача 280 центнер уңыш җыеп алалар. Министр урынбасары биредә эш оештырылышына югары бәя бирде. Районда әлеге культураны җыеп алуны 10 октябрьгә төгәлләү бурычын куйды.
Кайбычта алдагы ел уңышы өчен 11 мең гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырылган булса, шуның 89 процентында эш башкарылган инде. Соңгы араларда яуган яңгырлар бу эшне оптималь срокларда башкаруны тоткарлады, билгеле. Илдус Габдрахманов чәчүне 10 сентябрьдән, туңга сөрүне 25 сентябрьдән дә дә соңга калмыйча төгәлләргә кирәк, дигән фикерен белдерде.
Туңга сөрү эшләре оешкан төстә дәвам итә. Игенче-механизаторларыбыз 19011 гектар мәйданда эш башкарды. Бу барлык мәйданнарның 57,9 процентын тәшкил итә.
Министрлык вәкиле “Заволжье” җәмгыятенең Кошман филиалында көзге культуралар чәчелгән басуларда булды, чәчү культурасына, тишелешенә югары бәя бирде. Биредә 2849 гектар мәйданда көзге бодай чәчү планлаштырылган, шуның 93,2 проценты төгәлләнгән. Тулаем алганда, министр урынбасары кайбычлылар эшеннән канәгать калды.