Сания апага Президент котлавы

2012 елның 6 сентябре, пәнҗешәмбе
Борындык авылында яшәүче Сания апа Шиһаповага 5 сентябрьдә 90 яшь тулды. Бу көнне юбилярга Россия Федерациясе Президентының котлау открыткасын тапшырдылар.
Илбашының шәхси котлау сүзләре язылган бүләген һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның тирән рәхмәт хисләре белән сугарылган тәбрикләмәсе белән җылы юрганны Сания апага  ирештерделәр. Борындык авыл җирлеге бухгалтеры Әлфия Кәримова да үзенең беренче укытучысын зур юбилее белән котларга килгән иде. Ерак, эш атнасы дип тормаганнар, кырык эшләрен кырык якка ташлап, Мәскәү, Казанда, Биектау, Лаеш районнарында яшәүче, инде үзләре дә олыгаеп баручы кызлары, уллары, кияү-киленнәре дә дөньядагы иң кадерле кешеләрен котларга дип туган нигезгә ашкынып кайтканнар.
- Без әниебез белән бик нык горурланабыз. Биш ел элек вафат булган әтиебез Фоат белән 62 ел бергә матур-тигез тормыш кичерделәр алар. Безгә дә  гаиләләребезне сакларга, парлап канат какканда гына тормыш авырлыкларын җиңелрәк җиңәргә мөмкин икәнлегенә төшендерделәр. Аллага шөкер, барыбыз да үз урынын тапты. Әниебезнең исән-сау булуына шатланып яшибез, - ди Мәскәүдән кайткан кызы Луиза ханым.
Кырык биш елга якын Борындык урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән Сания Вилдан кызы бүгенге көндә кызы Люция тәрбиясендә яши. Чыннан да, бик бәхетле ана ул. Кызлары Луиза, Люзия, Люция, Лилия, уллары Зөфәр, Илшат, кияүләре, киленнәре “әни” дигән сүзне авызыннан да төшерми, кадерләп кенә торалар. Аларның юбилей көнендә әнә шулай бергә җыела алулары да әти-әниләре биргән тәрбиянең татлы җимеше. Бу аларның ана хакын хаклауларын  дәлилли. Сания апа туксан яшендә булса да, әкренләп үз
аягында йөри, хәтере дә әйбәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International