Әлеге очрашу вакытында ул уку классларының матди-техник базасы, алда торган бурычлары белән танышты, эшче һөнәрләре буенча укыту даирәсен киңәйтү хакында сүз алып барды.
– Әлеге уку йорты, Апас аграр көллиятенең филиалы буларак, агросәнәгать комплексы өчен белгечләр әзерли. Без туган җиребездә эшләргә теләк белдерүче яшь, белемле кадрларга мохтаҗ, – диде район башлыгы.