«Балкыш»та балкыдылар

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
 22 августта Буа драма театры бинасында ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестиваленең II зона этабы үтте.  

Фестивальдә Иделаръягы районнары ветераннарының үзешчән коллективлары катнашты.

Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов рәислегендәге, соста­вын­да ТРның халык артистлары Рамил Курамшин, Георгий Ибушев, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рушан Шәриф һәм башкалар булган жюри әгъзалары һәр район үзеш­чәннәре­нең чыгышын гадел бәяләде. 

Фестивальдә катнашучыларны сәламләп, Буа районының муниципалитет җи­тәкчесе Рафаэль Әбү­зәров, ТР Ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштирәков чыгыш ясады, һәр коллективка иҗади уңышлар теләде.

Фестивальдә районыбыз данын Олы Кайбыч авылының “Җәүһәр­ләр” вокаль ансамбле, Олы Тәр­битнең “Миләш­кәй” керәшен татарлары фольклор ансамбле, Федоровскоедан Нина Моисеева, Зөһ­рә Гайнуллина яклады.

Алдан үткәрелгән җирәбә буенча, беренче булып Буа шәһәренең “Родник” вокаль ансамбле чыгыш ясады. Алга таба эстафетаны апаслылар алды. Бәйге шартлары буенча һәр район 30 минут сәхнә тотарга тиеш булса да, алар үз­лә­ре генә сәгать ярымлык программа әзер­ләп килгән бу­лып чыкты.

Яшел Үзән шәһәреннән килгән вокаль ансамбльдә яшьлекләре авыр сугыш елларына туры килгән, сиксән яшьтән узган әби-бабайлар чыгыш ясады. Күкрәкләренә орден, медальләр таккан утызга якын кеше сәхнә түренә чыкты. Алып баручы әйтүенчә, әлеге коллектив утыз елга якын эшләп килә. Башкару осталыклары да югары булуы сокландыра. Кама Тамагы, Тәтеш, Югары Ослан, Чүпрәле районнары үзешчәннәренең җыр-биюләрен дә тамашачы җылы кабул итте. Кайбычлылар иң ахырдан чыгыш ясады. Беренче булып сәхнәгә Олы Кайбычтан Рәмзия Биктаһирова һәм Иске Тәрбиттән Михаил Герасимовларның баянчылар дуэты чыкты. Олы Кайбыч авылыннан Флера Фатыйхованың баянда үзе уйнап, “Умырзая” җырын башкаруы жюри әгъзаларын да дулкынландырды. Олы Тәрбиттән Галина Исаеваның чуваш халык җырын башкаруы да алар күңеленә хуш килде. Федоровскоедан Нина Моисееваның йөрәк­ләр­не тетрәндерерлек итеп шигырь сөй­ләве дә жюриның игътибарын җәлеп итте. Олы Тәрбиттән Оксана Воробьева җитәкчелегендәге “Ми­ләш­кәй” керәшен татарлары фольклор ансамбле чыгышын да тамашачылар алкышларга күм­де. Федоровскоедан Зөһ­рә Гайнуллина рус халык җырын башкарды. Олы Кайбычтан “Җәүһәрләр” ансамбле тамашачыларга “Урак өсте” дип исем­ләнгән җырлы-биюле кү­ренеш күрсәтте.

Сәхнәдәге тамашаны караганнан соң, бездә өл­кән яшьтәге талантлы апа-абыйлар, әби-бабайлар белән иҗади эш тиешле югарылыкта алып барылмый, дигән фикергә килдем. Районнардан кил­­гән коллективларның профессиональ җитәкче­лә­ре бар, алар төрле конкурсларда чыгыш ясый, даими шөгыльләнәләр икән. Кайбычта өлкән коллективлар бармак белән санарлык булуын фестивальдә катнашучылар үз­ләре дә таныды.

Флера Фатыйхова, Әлфия Закирова, Мәүлиха Айзатуллина, Рәмзия Биктаһирова, Нина Моисеева, Галина Исаева, Оксана Воробьева, Михаил Герасимов фестивальнең дипломнарына лаек булды. Жюри конкурс нәтиҗәләрен соңрак хәбәр итәргә вәгъдә бирде. Җиңүчеләр ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның “Балкыш” республика фестиваленең гала-концертында катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International