Максат – хезмәт күрсәтүне гадиләштерү

2012 елның 23 августы, пәнҗешәмбе
 23 августта ведомствоара электрон үзара бәйләнеш системасын кертү мәсьәләсе буенча Буа шәһәрендә үткән өйрәтү семинарында районның барлык авыл җирлекләре башлыклары катнашты.  

Республика халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүне гадиләштерү, шул исәптән хакимият органнарыннан төрле белешмәләр бирүгә хезмәт итүче сис­тема Татарстанда 1 июльдә эшли башлады. Системаны җайга салу буенча сораулар бик күп әле. Сүз уңаеннан, узган җомгада ТР Хөкүмәт йортында видеорежимда үткәрелгән киңәшмәдә Кайбыч районы әлеге система белән эшләүдә лидерлар сафында телгә алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International