Мөрәле мәктәбе матурланды

2012 елның 17 августы, җомга

Аллы – гөлле чәчкәләр белән уратып алынган Мөрәле төп гомуми белем бирү мәктәбе олы юлдан узучы һәр юлчыны сокланырга мәҗбүр итә.

 

Уку елын уңышлы тәмамлаган коллектив хезмәт чиреге кысаларында да сынатмады. Бакчадагы яшелчә,җиләк – җимешне эшчән куллар мул уңыш бирергә мәҗбүр иттеләр. Мәктәп бинасы эчке һәм тышкы яктан юылды, чистартылды, буялды. Директор Мингазова Л.Т. инициативасы белән бина тирәсе зәвык белән бизәлде. Җәй буе бер генә минутка да тынып тормаган мәктәп бүген үзенә киләчәк балаларны көтеп балкып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International