Амбарларга ашлык агыла

2012 елның 14 августы, сишәмбе
 Районыбыз игенче-механизаторлары бөртекле, бөртекле-кузаклы культураларны урып-җыюның финиш сызыгына чыкты.

Закиров исемендәге хуҗалык игенчеләре дә тир түгеп үстергән уңышны югалтуларсыз җыеп алу өчен зур тырышлык куя. Бу хуҗалыкта бөртекле­ләр 1134 гектар мәйдан били. Өч “ДОН-1500” комбайнында эшләүче Рузалит Җәләлиев, Ленар Сибгатуллин, Васыйл Сибгатуллин, “КамАз”да иген ташучы Илгиз Миңнуллин, ком­байн­чы ярдәмчеләре Марсель Сибгатуллин һәм Илфат Шакиров вакыт бе­лән исәпләшмичә эшли. “ЗИЛ” автомобилендә Ринат Әх­мәдуллин да иген ташуда өлгерлек күрсәтә.  Егетләр барлык мәйданның 97 процентында эш башкарган. Самат Хәйретдинов экипажы “ДОН-1500” комбайннары арасында районда алдынгылар рәтендә бара. “Урып-җыюны һәр гектардан 22 центнер уңыш алып тө­гәлләргә мөмкинлек бар. Арпаның уңдырышлылыгы гектарыннан 27 центнер булды,” – ди хуҗалык җитәкчесе Радик Миңнуллин.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рифкать Басыйров егетләрнең эшкә җаваплы каравын билгеләде. Комбайннары яңа булмаса да, урак алдыннан сыйфатлы итеп ремонт­лаганнар, шуңа да урак чорында тоткарлыксыз эшлиләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International