Мәктәпкә – бергә!

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе
 Авыр гаилә хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдә үсүче, 1 сыйныфка укырга баручы сабыйларга 1 сентябрьгә кадәр мәктәпкә җыенырга, ә 2-11 сыйныф укучыларына спорт киемнәре сатып алырга ярдәм итәчәкләр.  

Мәктәп бусагасын тәүге кат атлап керүчеләргә бүләкләр җирле бюджет акчасына алына, район хуҗалыклары да ярдәм күрсәтәчәк. Авыр гаилә хәлендә калган, аз керемле гаиләләрдәге 50 сабыйга спорт киемнәрен һәм мәктәп сумкаларын “Ак Барс-Созидание” Хәйрия фонды алып бирәчәк. Оешма-учреждение, шәхси эшмәкәрләрдән кергән хәйрия акчасы 2-11 сыйныф укучыларына спорт киемнәре һәм аяк киемнәре алуга тотылачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International