Җәйге каникулларның соңгы ае башланды. Укучылар төрле лагерьларда ял итүен дәвам итә.
31 июльдә бер укучы “Костер” лагерена экология һәм биология буенча “Биосфера” дип исемләнгән профильле сменага ял итәргә китте. 9 августта тагын өч укучы Кырымдагы Евпатория шәһәрендә урнашкан “Бинилект” лагерена сәләтле балалар программасы буенча профильле сменага китәчәк.