Чираттан тыш утырыш

2012 елның 3 августы, җомга

  Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатлары чираттан тыш утырышка җыелды. Анда шулай ук Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнаша.  

         Әлеге утырышның көн тәртибендә ике мәсьәлә карала. Анда сүз республикада дини экстремизмга каршы тору һәм профилактика чаралары турында барачак, “Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турында”гы Республика законына үзгәрешләр кертү хакында”гы  ТР Законы проекты каралачак. Парламентның чираттан тыш утырышы ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары Әсгать Сәфәров, муниципаль берәмлекләр башлыклары, мөхтәсибәт җитәкчеләре катнашында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International