Ифтар мәҗлесе үтте

2012 елның 3 августы, җомга

 “Алтын кырлар” җәмгыяте директоры Рамил Каюмов – динебезне һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итүче җитәкчеләрнең берсе. Ул дини бәйрәмнәрдә мөселман кардәшләребез өчен ифтар мәҗлесләрен даими  оештыра.  

Изге Рамазан аенда, 2 августта Салтыйган авылының ураза тотучыларын бер табынга җыйды ул.  Ифтар мәҗлесендә район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, район имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Иң элек мәчеткә йөрүче картлар бергәләшеп кичке намазларын укыды. Аннан соң, мул итеп әзерләнгән табын артында Дамир хәзрәт Коръән сурәләре сөйләде. Рамил Каюмов  изге теләкләрен җиткерде. Авылның ак әбисе – 90 яшьлек Сания Гыймранова халык исеменнән җәмгыять җитәкчесенә олы рәхмәтен белдерде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International