Мәктәпкә җыенырга вакыт җитте

2012 елның 2 августы, пәнҗешәмбе

 1 августта республикада “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе старт алды.  

Аның кысаларында аз керемле гаиләләрдә үсүче, быел 1 сыйныфка баручы 50 балага ярдәм күрсә­те­лә­чәк. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кайбычтагы социаль яклау бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Ләйсән Галләмова сүзләренә караганда, узган елларда район оешма-учреждениеләре мохтаҗ гаиләләр­дә­ге 2-11 сыйныф укучыларын да киемнәр, уку кирәк-яраклары белән тәэмин иткән. Быел андый балаларның саны 87гә җитә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International