Хәбәр итү системасы тикшерелде

2012 елның 31 июле, сишәмбе

 28 июль, шимбә көнне 10 сәгатьтән 11гә кадәр районда һәм республика күләмендә гражданнарга гадәттән тыш хәлләр турында хәбәр итү системасының техник хәлен, төзеклеген тикшерделәр.  

Район электр элемтәсе узелыннан сигнал килү белән, районның торак пунктларында мәчетләрдәге тавыш көчәйт­кеч­ләр, полиция һәм янгын сүндерү бүлекчәсе машиналары 57 торак пунктта булып, 15637 кешене гадәттән тыш хәл турында ашыгыч хәбәр тыңлау өчен телевизор һәм радиоалгычларны кабызу кирәклеге турында кисәтте. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, гражданнарны гадәттән тыш хәлләр турында вакытында кисәтү өчен авыл урамнарында өстәмә динамиклар урнаштыру мә­сьә­ләсен хәл итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International