Кайбычта кулланучылар кооперациясе оешмалары эшчәнлеге йомгаклары буенча республика семинар - киңәшмәсе узды

2019 елның 24 мае, җомга

         Бүген Кайбыч районында 2019 елның I кварталында Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе оешмалары эшчәнлеге йомгаклары буенча республика семинар - киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов, Россия кулланучылар берлегенең фән һәм мәгариф Советы рәисе киңәшчесе Александр Суглобов, Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, район кулланучылар җәмгыяте, сәүдә, җитештерү тармаклары җитәкчеләре, җәмәгать туклануы вәкилләре, сәүдә челтәрләре вәкилләре, аппарат белгечләре, министрлыклар вәкилләре катнашты.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International