Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашу безнең районда матур традициягә әверелде. Шундый очрашуларның чираттагысы бүген район Советының актлар залында узды.
Әлеге очрашуда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Илшат Паймурзин, «Юнармия» штабы начальнигы Илһам Хөснетдинов катнашты. Алар булачак солдатларга ихлас теләкләрен җиткерделәр.