Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси - команда беренчелеге узды

2019 елның 7 апреле, якшәмбе

          4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Казан шәһәрендә 13 һәм 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Татарстан Республикасының шәхси - команда беренчелеге узды.

          Кайбыч муниципаль районы җыелма командасын бу ярышларда Борындык, Федоровское, Олы Кайбыч һәм Мөрәле мәктәп укучылары тәкъдим итте.  17 яшькә кадәр беренчелек Татарстан Республикасы укучылары Спартакиадасы кысаларында узды һәм безнең спортчылар анда иң уңышлы чыгыш ясадылар, авыл районнары арасында гомумкоманда зачетында җиңүчеләр булдылар һәм Казан шәһәре һәм Саба районыннан гына калышып, гомуми зачетта өченче булдылар.

          Беренчелектә берьюлы ике алтын медаль иясе Полина Григорьева булды. Ул башта Борындык авылыннан Адилә Хөснетдинова белән бергә парлы разрядта,  аннары ялгыз разрядта алтын медальләр яулады.

          Беренчелек команда ярышлары белән тәмамланды, анда безнең бадминтончылар шулай ук барлык шәһәр һәм районнар арасында бронза призерлары булдылар.

         

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International