Шахмат буенча район беренчелеге үтте

2019 елның 7 апреле, якшәмбе

          6 апрель көнне Олы Кайбыч авылында «Салават күпере» спорт комплексында Спартакиада кысаларында Кайбыч муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-11 нче сыйныф укучылары арасында шахмат буенча команда беренчелеге узды. Ярышларда 14 мәктәптән 19 команда катнашты, алар составында ике егет һәм бер кыз чыгыш ясады. Барлыгы "Швейцария" системасы буенча алты тур үткәрелде, алар нәтиҗәләре буенча Олы Кайбыч урта мәктәбенең яшь шахматчылары җиңүче булды, бер үк санда баллар туплап, Олы Подберезье һәм Федоровское урта мәктәпләре җыелма командалары икенче урынга күтәрелде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International